Фермерларга дәүләт ярдәме
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга эш башлаучы фермерларга булышлык итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә өстәмә сайлап алуга 27 апрельдән 16 майга кадәр гаризалар кабул итә. Дәүләт ярдәмен күрсәтү юнәлешләре: сөт терлекчелеге, КРС симертү, атчылык, сарыкчылык, кә-җә, дуңгыз асрау, кошчылык, ашлык җитештерү, бәрәңге игү,...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга эш башлаучы фермерларга булышлык итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә өстәмә сайлап алуга 27 апрельдән 16 майга кадәр гаризалар кабул итә. Дәүләт ярдәмен күрсәтү юнәлешләре: сөт терлекчелеге, КРС симертү, атчылык, сарыкчылык, кә-җә, дуңгыз асрау, кошчылык, ашлык җитештерү, бәрәңге игү, яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү. Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар министрлык белгечләре тарафыннан эш көннәрендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Телефоннар (843) 221 76 85: 221 76 54. (Тулырак мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru сайтында.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев