Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кайтавазы яши хәтердә [+фоторепортаж]

Быел Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 30 ел тулды. 1986 елның 26 апрелендә 1сәгать 24 минутта В.И.Ленин исемендәге Чернобыль АЭСының реакторы шартлау нәтиҗәсендә 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала.

30 километр радиуслы зонадан кешеләрне эвакуацияләргә туры килә. Авария нәти­җәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Анда катнашканнар үзләренең сәламәтлекләре бәрабәренә тиңдәшсез батырлык үр­нәге күрсәтәләр. Шул көн­нән 26 апрель радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Кешелеккә зур зыян салган Чернобыль фаҗигасе нә­ти­җәләрен торгызуда безнең районнан да ун ир-ат катнаша. Аларның бүген сигезе исән-сау. Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда чернобыльче буларак ташламалардан 6 кеше файдалана. Тарихтагы шомлы фаҗигаларның тагын берсе - 1957 елда Чиләбе өлкәсенең «Маяк» җитештерү берләш­мәсендә булган көчле шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә 7 райондашыбыз катнаша. Районыбызда техноген зоналарда булган 18 кеше исәпләнә, шул исәптән радиация куркынычы янаган подразделениеда хезмәт иткән бер кеше, радиациягә каршы көрәшкәннәрнең өч тол хатыны яши.
Районыбызда күп еллардан бирле радиация белән бәйле бәла-казаларны бете­рүдә, атом-төш сынауларын­да катнашучыларны Шә­мәрдән тернәкләндерү бү­легендә сихәтләндерү, ял иттерү гадәте яши. Быел да биредә Чернобыльдә булган Сабадан Равил Җиһаншин, «Маяк» җитештерү бер­ләш­мәсендәге авария нә­ти­­җә­ләрен торгызуда катнашкан Олы Ныртыдан Янбәк Имамиев, Чәбки-Сабадан Мид­хәт Мансуров, атом-төш полигонлы Яңа җир архипелагында хезмәт иткән Килдебәктән Фәһеметдин Фәлахиев, инде вафат булган Фәрзетдин Камаловның һәм Гыйльметдин Сафинның хәләл җефетләре Төбәктән Хәлимә Камалова, Олы Шыңардан Наилә Сафина тернәкләнү узды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев