Көтеп алынган җәйге каникуллар кайчан башлана?
Кичә, бүген, иртәгә

Көтеп алынган җәйге каникуллар кайчан башлана?

Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, аңлатабыз.

"Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, аңлатабыз. Беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен 24 майны укуның соңгы көне итәргә тәкъдим ителә", - диелә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. 

24 майда Татарстанның барлык мәктәпләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән дә иртәрәк үткәрмәскә киңәш ителә.

Беренче сыйныф укучылары 25 майдан ял итә башлый, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Калган барлык укучылар 31 майга кадәр укый, аларның җәйге каникулы 1 июньнән башлана.


Нет комментариев