Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районның газ хуҗалыгы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады

Рйонның газ хуҗалыгы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Җыелышта район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. -Узган ел техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау елы дип игълан ителгән иде. Аллага шөкер, бер эшчебез дә имгәнмичә, аварияләр булдырмыйча елны тәмамладык. Ел дәверендә план нигезендә каралган барлык капиталь төзекләндерү буенча эшләрне башкарып чыга алдык. Газ...

Рйонның газ хуҗалыгы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Җыелышта район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

-Узган ел техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау елы дип игълан ителгән иде. Аллага шөкер, бер эшчебез дә имгәнмичә, аварияләр булдырмыйча елны тәмамладык. Ел дәверендә план нигезендә каралган барлык капиталь төзекләндерү буенча эшләрне башкарып чыга алдык. Газ үткәргечләргә һәм төзекләндерү сораган башка объектларга реконструкцияләр уздырдык, - дип сөйләде "Сабагаз" идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов.

Быелгы хисап җыелышына авыл җирлекләре башлыклары да чакырулы иде. Моның сәбәбе дә бар. Соңгы вакытта республикада булган янгыннарны күздә тотып, идарә җитәкчесе газ хезмәткәрләрен һәм авыл җирлеге башлыкларын халыкка игьтибарлырак булырга чакырды. Бигрәк тә өлкән яшьтәге ялгызларның тормыш-көнкүрешенә битараф булмаска киңәш итте җитәкче. Сөрем газы белән агулану очраклары күп вакыт җиһазларның төзексезлегеннән килеп чыга. Исмәгыйль Мөхетдинов әйтүенчә, идарәдә, шөкер, андый бәхетсезлекләр теркәлмәгән. Шулай да киләчәктә белгечләрдән дә, халыкның үзеннән дә бу юнәлештә ныклы игътибар таләп ителә. Идарә җитәкчесе коллектив хезмәткәрләренең белемле, аттестация узган булуларын да билгеләп үтте. Шулай ук, газ хезмәткәрләре районда һәм республикада узучы спорт һәм сәнгать бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мисалга, спорт сөючеләр футбол буенча - 3, волейбол буенча 2 командага тупланган. Чаңгы спорты буенча да уңышлары бар.Быелгы ел да газ хезмәтендәгеләр өчен техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау, экология елы дип игълан ителгән. Бу исә газ хуҗалыгы хезмәтендәгеләргә җаваплылыкны тагын да арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев