Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәхмәт сезгә, укытучылар! [+фоторепортаж]

Көндәлек тормышта мөгаллимнәр белән очрашканда: "Укытучы булып туарга кирәктер ул", дигән уй керә күңелгә. Алардан үзләренә генә хас сабырлык, тыйнаклык, затлылык сирпелә.

5 октябрьдә район мәдәният йортында узган укытучыларны хөрмәтләү тантанасында да шундый фикерләр туды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, белем бирүдә барысына да уңышлар теләде.
- Иң беренче укытучы ул - әти-әни. Ә сез, хөрмәтле укытучылар, әти-әнидән дә күбрәк кайгыртасыз. Кеше тормышының иң кирәкле өлешендә сез ярдәм итәсез. Районыбыз уңышларга ирешә икән, болар сез белем биргән укучыларның эш нәтиҗәләре. Белем бирү, тәрбия, мәдәният, спортта да сездән башка бер ни эшләп булмый. Соңгы егерме елга карасак та, балаларның белемнәре, үз-үзләрен тотышлары нык аерылып тора. Укытучыларга да җиңел түгел, үзегезгә дә белемне арттырырга, тырышырга кирәк. Ә сез һәрчак булдырасыз, чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Тәбрикләү чыгышыннан соң район башлыгы мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимнәргә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының, Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Сәләтле балаларга белем бирү мәктәбеннән технология укытучысы Резидә Вәлиева - "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем, Кызыл Мишә мәктәбе директоры Диләрә Нуриева - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Азат Галиев -"Мәгарифтәге казанышлары өчен" Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/13551-5nche-oktyabr-kөnne-rayon-mәdәniyat-yortyinda-ukyituchyilar-kөnenә-bagyishlangan-tantana-үtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев