Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада салынучы «Мотыйгулла» мәчетенең түбә эшләренә керешкәннәр

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Сабабызда тагын бер мәчет сафка басып килә. «Мотыйгулла» мәчетенең диварлары өелгән, хәзер төзүчеләр бригадасы түбә эшләре белән мәшгуль. «Аллаһы Тәгалә юлга мәрхәмәтле кешеләрне чыгарып, бу эшне башкару өчен юлын ачып тора, бәрәкәтен сала, бүгенге көнгә юк кына акча белән дә зур эшләр башкарылды» - ди мәчет...

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Сабабызда тагын бер мәчет сафка басып килә. «Мотыйгулла» мәчетенең диварлары өелгән, хәзер төзүчеләр бригадасы түбә эшләре белән мәшгуль. «Аллаһы Тәгалә юлга мәрхәмәтле кешеләрне чыгарып, бу эшне башкару өчен юлын ачып тора, бәрәкәтен сала, бүгенге көнгә юк кына акча белән дә зур эшләр башкарылды» - ди мәчет имамы Морад хәзрәт Мияссаров.

Шулай да төзелешне дәвам итү өчен әле шактый зур суммада матди ярдәм кирәк. Хәйрия акчалары өчен хәзер Сабаның «Казанские аптеки» даруханәсенә, «Ильвина» кибетенә дә әрҗә куелды. Сәдака акчаларын шунда кертеп калдырырга мөмкин. Мәчет салуда булышу- саваплы гамәл. Күңелендә изге нияте булган һәркем бу олы эшкә үз өлешен кертә ала. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алырга ашыгыйк. Хәзер атна саен диярлек биредә өмәләр оештырылачак, булышырга теләге булучылар, килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев