Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада яшәүче Рауза апа Шәрәфиевага Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар

Кичә Сабада яшәүче Рауза Гариф кызы Шәрәфиевага 90 яшь тулды. Ветеранны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. "Рауза апа, сезнең гомер бәйрәмегездә Президентыбыз Путинның Рәхмәт хатын тапшыру миңа насыйп булды. Фатирыгыз белән котларга килгән идем. Таһир Габдерахманович кебек районда дәрәҗәле, үрнәк ул үстергәнсез. Кызларыгыз менә дигән. Балаларыгызның,...

Кичә Сабада яшәүче Рауза Гариф кызы Шәрәфиевага 90 яшь тулды. Ветеранны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. "Рауза апа, сезнең гомер бәйрәмегездә Президентыбыз Путинның Рәхмәт хатын тапшыру миңа насыйп булды. Фатирыгыз белән котларга килгән идем. Таһир Габдерахманович кебек районда дәрәҗәле, үрнәк ул үстергәнсез. Кызларыгыз менә дигән. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, матур итеп, озак яшәргә язсын сезгә",- диде җитәкче. "Сине үземнең улыкаем кебек якын итеп, килсә генә ярар иде дип көттем. Исән-сау бул, рәхмәт яусын",- дип бүлдерде аны Рауза апа.

Арча районы Югары Курса авылында Гариф абый белән Гайшә апа гаиләсендә 7 баланың өченчесе булып туган кыз сугыш еллары авырлыкларын күп күргән. Мәктәп тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. Шулай килеп чыга: аны студент чагында ук Югары Симет мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ветеранның хезмәт биографиясендә колхозда, авыл клубында һәм хат ташучы булып эшләгән чорлары да бар. Фронтовик Габдрахман абый белән 1949 елда кавышып, 4 бала үстерәләр, аларны илгә-көнгә лаеклы гражданнар итеп тәрбиялиләр. 5 онык, 5 оныкчык бүгенге көндә Рауза апаның олы куанычы. Ул сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән фатирда кызы Марзыя тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. "Озын гомерлелек серен балаларымның бик тәртипле, игелекле булуларыннан күрәм. "Әни" дип өзелеп торалар",- ди бәхетле ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев