Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның "Балачак"балалар бакчасында Нәүрүзне каршы алдылар

Бүген, бакчабызда язны каршылау иртә таңнан ук башланып китте. Нәүрүзбикә килгәнче бәйрәм символлары ала каргалар балаларны тәмле ботка белән сыйладылар. Бәйрәм рухы соңрак урамда, саф һавада кышны озатып, язны каршы алып дәвам итте. Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбарәкбад. Нәүрүз... Бу исем безгә...

Бүген, бакчабызда язны каршылау иртә таңнан ук башланып китте. Нәүрүзбикә килгәнче бәйрәм символлары ала каргалар балаларны тәмле ботка белән сыйладылар. Бәйрәм рухы соңрак урамда, саф һавада кышны озатып, язны каршы алып дәвам итте.


Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар да әти-әниләр дә дәртләнеп биедек.

Бәйрәм тамашасы, рус теле тәрбиячесе Ләйсән Зарипова, тәрбиячләр Гүзәл Сөләйманова , Айгөл Әхмәтшина, Айсинә Гыйззәтуллина һәм музыка җитәкчесе Диләрә Әһлиуллина алып баруында бик матур үтте.

Бәйрәмгә килгән Кыш Бабай һәм убырлы Нәүрүзбикә белән көч сынаштылар. Нәүрүзбикә балаларны төрле татар милли уеннарда уйнатты, ә бәйрәм символы кояш балаларга җылысын биреп күңелләрен ачты.

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе - "Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз". Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын!

Лилия Вафина,

өлкән тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев