Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Укучылар да ярдәмгә килгән [+фоторепортаж]

Быелгы сентябрь яңгырларга мул булды. Бакчасында бәрәңгесе алынмаган авыл халкы күккә карап аяз һава көтте. Әмма айның беренче ункөнлегендә кинәндерде генә яңгырлар. Көзен бөртеклеләр коры туфракка чәчелде дип борчылган идек, яңгырлар туфракка тәмам үтеп керерлек яуды. Әмма бәрәңге казый алмый изаланды авыл кешесе.

Ниһаять, узган атна ялларында ике-өч көн аяз һава белән шатландырды табигать. Аяз көннәрне әбиләр чуагына юраучылар булды.

Бәрәңге үстергән хуҗалык хезмәтчәннәре дә ял көннәрендә бәрәңге басуында иде. "Икенче икмәк" - бәрәңге районның биш хуҗалыгында - "Са­ба" җәм­гыятенең Са­тыш, Явлаштау, Тимер­шык бригадалары, "Шыт­су" җәмгыяте һәм "Юл­бат" авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә 259 гектар мәйданда үстерелгән. 26 сентябрьгә барлык мәйданның 100 гектарыннан уңыш җыеп алынган.
"Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасы хезмәт­чәннәре бәрәңге чүпләргә 25 сентябрь көнне чыкты. Биредә быел 20 гектарда үстергәннәр. "Колобок" сортлы культура узган ел гектарыннан 400 центнердан артык уңыш бирсә, быел әллә ни куандырмаган.
-Шулай да, елына күрә зарланырлык түгел, гектарына 120 центнер чамасы уңышка өметләнәбез, - ди хуҗалык агрономы Наил Фәйзрахманов.
Чыннан да буразна тулы бәрәңге, ә эреләре ике-өч адымга санаулы гына очрый. Вагын да әрәм итеп булмый, билгеле, булган кадәресенә шөкер итеп, кабат яңгырлар башланганчы җыйнап алырга кирәк. Бердәнбер бәрәңге алу комбайны белән ге­нә кыска срокта алып бетерү мөмкин булмаганлыктан, мәктәп укучыларын да дәресләрдән соң ярдәмгә чакырганнар. 900 метр озынлыктагы буразналарның бер башыннан Явлаштау, икенче ягыннан Шекше урта мәктәбе укучылары чүпләп килә. Эшкә өлгер, җитез яшьләргә бәрәңге казыгыч таккан "Беларусь"ны иярләүче Җәүдәт Рәхимул­лин өлгерсен генә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев