Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Завод-Нырты мәктәбе укучылары 300 данә батарея җыеп, 600 төп агач һәм 300 керпене саклап калган

Районыбыз үзенең төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы белән башкалардан аерылып тора. Җәен ул яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә күмелә, кышын һәрдаим юллар кардан чистартылып, тиешле тәртип саклана. Авылыбыздан көнкүреш калдыкларын Саба коммуналь хуҗалыгы машинасы айга ике тапкыр тиешле урынга илтә. Тик чүп-чарлар арасында кечкенә генә, әмма табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә торган батарейкалар...

Районыбыз үзенең төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы белән башкалардан аерылып тора. Җәен ул яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә күмелә, кышын һәрдаим юллар кардан чистартылып, тиешле тәртип саклана. Авылыбыздан көнкүреш калдыкларын Саба коммуналь хуҗалыгы машинасы айга ике тапкыр тиешле урынга илтә. Тик чүп-чарлар арасында кечкенә генә, әмма табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә торган батарейкалар да булуын барыбыз да белә.

Без, Завод Нырты мәктәбе укучылары, җитәкчебез Фирдания Миннемулловна белән «Яшь эзләп табучылар клубы» оештырып, «Кечкенә батареяларның файдасы һәм зыяны» дигән проект юнәлешендә эшлибез. Батарейкалар көнкүрештә һәр йортта кулланыла. Көндәлек тормыштагы приборлар - сәгатьләр, пультлар, фонарьлар, уенчыклар батареялар ярдәмендә эшли. Димәк, ул файдалы предмет. Алар бик күп төрле. Тик кулланган батареяны кая куярга? Сораштырулардан соң күп хуҗалыкларда аларны чүп савытларына салулары һәм зыяны барлыгын белмәүчеләр дә булуы ачыкланды. Эзләнү эшләре алып барып, шуны белүгә ирештек: батареялар составында кадмий, никель, селте, терекөмеш, цинк һәм башка химик элементлар бар. Бер батарея дымлылык тәэсирендә җиргә таралып, 20.кв.м. җиребезне агулый. Ә без шул җирдә үскән икмәкне, яшелчәне, җиләк-җимешне ашыйбыз.

Авылдашларыбыз белән әлеге темага сөйләшүләр дә үткәрдек. Шуның нәтиҗәсендә 300 данә батарея җыеп, күпме кешенең сәламәтлеген, 600 төп агачны, 300 керпене саклап калуга ирештек. Батареяларны Олы Нырты авылының Муса Җәлил урамы, 13 А йортында махсус савытка җыябыз, аннары авыл җирлеге башлыгы ярдәмендә икенче чимал ясау өчен Казанга махсус урыннарга илтеп тапшырабыз. Әлеге мәсьәләгә барлык авыл кешеләренең дә җитди карауларын сорыйбыз. Кулланылган батареяларны район үзәгендәге коммуналь хуҗалык бинасындагы махсус урынга илтеп тапшырырга була. Казан шәһәрендәге «Тандем», «Бәхетле» сәүдә үзәкләрендәге шикелле район үзәгендәге сәүдә нокталарының берсендә махсус урын булдырылса, тагын да уңайлырак булыр иде. Беребез дә табигатькә зыян салмыйк. Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнебезне онытмыйк!

Лилия Җамалиева,

Завод-Нырты урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев