Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырып, дөнья рекорды куйды

Госиаме Тамара Ситохле исемле хатын җиде малай һәм өч кыз таба.

Көньяк Африка Республикасының Гаутенг провинциясендә яшәүче 37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырган. Башта ул сигез генә бала табам дип уйлаган. Бу турыда Аfricanews басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Әле быел май башында гына алдагы рекордны Малида яшәүче Хәлимә исемле хатын куйган иде. Ул берьюлы тугыз бала тапты. «Әй, Хәлимә, Хәлимә…» 25 яшьлек Хәлимә берьюлы тугыз бала — 5 кыз һәм 4 малай тапкан.

Шулай итеп Госиаме Тамара Ситохле исемле хатын яңа дөнья рекорды куя — ул җиде малай һәм өч кыз таба.

Әни кеше сүзләренчә, башта ул йөкле булуына шакката, йөклелеген дә авыр кичерә. Аннары бер бала түгел, сигез бала көтүен белгәч, бу хатын сабыйларын сәламәт итеп тудырырга хыяллана. Ә табиблар ялгыша — хатын берьюлы ун бала тудыра, диелә бу хәбәрдә. 

Фото: социаль челтәрләр

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев