Ана капиталын 40 көн эчендә алып булачак
Россия Федерациясе хөкүмәте Карары нигезендә Ана капиталынннан акча бирү срогы кыскартылды. Моңарчы ана капиталын алуга бирелгән гаризаларны карауга бер ай вакыт һәм гариза уңай хәл ителгәннән соң акчаны счетка күчерүгә тагын бер ай вакыт бирелгән булса, хәзер әлеге срок 10 көнгә кадәр кыскартылды. Шулай итеп, сертификаты булган гаилә ана капиталын...
Россия Федерациясе хөкүмәте Карары нигезендә Ана капиталынннан акча бирү срогы кыскартылды. Моңарчы ана капиталын алуга бирелгән гаризаларны карауга бер ай вакыт һәм гариза уңай хәл ителгәннән соң акчаны счетка күчерүгә тагын бер ай вакыт бирелгән булса, хәзер әлеге срок 10 көнгә кадәр кыскартылды. Шулай итеп, сертификаты булган гаилә ана капиталын 40 көн эчендә алачак. Хөкүмәт карары ана капиталын алу өчен кирәкле документлар исемлегенә дә үзгәреш кертте. Әгәр гаилә капиталны торак шартларын яхшыртуга тотарга тели икән, Пенсия фонды органнары хәзер торакка яки җир кишәрлегенә хокукны раслаучы документ сыйфатында милеккә хокукны дәүләт теркәве турында таныклыкны түгел, ә хокукны Бердәм дәүләт теркәве реестрыннан (ЕГРП) өземтәнең күчермәсен алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев