Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова сабыена нинди исем кушкан?

GONGTV спорт һәм музыка каналы алып баручылары Артем һәм Резедә Пискуновлар гаиләсендә зур шатлык - мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды. Танылган артистлар улларына Әскәр дип исем кушканнар. "Улыбыз 3 нче мартта кичке уннарда туды. Артем ул көнне минем бертуган апаларда иде, аларның гаиләсе белән дулкынланып хәбәр көттеләр. Мин шалтыраткач ук...

GONGTV спорт һәм музыка каналы алып баручылары Артем һәм Резедә Пискуновлар гаиләсендә зур шатлык - мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды. Танылган артистлар улларына Әскәр дип исем кушканнар. "Улыбыз 3 нче мартта кичке уннарда туды. Артем ул көнне минем бертуган апаларда иде, аларның гаиләсе белән дулкынланып хәбәр көттеләр.

Мин шалтыраткач ук шатланып, сөенеп, шаулап кабул иттеләр. Аннары әниләргә хәбәр салдым инде. Бала тудыру йортыннан чыкканда ике яктан да әти-әниләребез, якыннарыбыз, хәтта театраль училищеда укыткан студентларым да килгән иде. Артемның әти-әниләре - әбекәй белән бабакаебыз Мөслимнән үк килеп оныкларын каршы алдылар, ә икенче көнгә бергәләп исем куштырдык. Бала тугач, чыннан да, яңа көч-дәрман барлыкка килә, җиңеллек, рәхәтлек тоясың, тормышта максатлар да үзгәрә. Әтиебез дә бик булыша, гәрчә театрда эше күп булып, яңа спектакльгә әзерлек барса да. Алга таба да Артем белән бер-беребезгә булган хөрмәт, мәхәббәт хисләрен арттырып һәм ныгытып, Әскәребезне сәламәт, батыр, тәүфыйклы, әти-әнисе, дәү әти һәм дәү әниләренә терәк булырдай акыллы егет итеп үстерергә язсын!", - дип Резедә Сәләхова сөенечле хисләре белән бүлеште.

GONGTV спорт һәм музыка каналы йолдызлы гаиләне тагын бер кат шушындый зур һәм могҗизалы вакыйга белән тәбрикли һәм нәсел агачын дәвам итүче улыгыз сәламәт, максатчан, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын дигән теләктә кала.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 16.03.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев