Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар сугыш чоры балаларына ачык сбор күрсәтте

28 ноябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында район белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагог-оештыручылар өчен "Балалар оешмалары аша укучыларга патриотик тәрбия бирү" дип аталган темага семинар үткәрелде. Әлеге семинарның максаты булып : "Баш иябез Бөек елларга" районкүләм акциясенең эш торышын тикшерү , сугыш чоры балаларының исемлеген барлау алгы планга куелды. Семинарда...

28 ноябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында район белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагог-оештыручылар өчен "Балалар оешмалары аша укучыларга патриотик тәрбия бирү" дип аталган темага семинар үткәрелде. Әлеге семинарның максаты булып : "Баш иябез Бөек елларга" районкүләм акциясенең эш торышын тикшерү , сугыш чоры балаларының исемлеген барлау алгы планга куелды. Семинарда Саба районының Ветераннар Советы рәисе Сабиров Расыйх Хасанович та катнашты. Ул акция барышында эшләнгән материаллар белән танышып, төрле сорауларга җавап бирде.

Семинарда шулай ук Килдебәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Татарстан Варислар Берләшмәсендәге актив укучылар белән җыен күрсәтте. Җыенга кунак буларак, мәктәптә озак еллар буе өлкән әйдаман булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Шакирова Наилә Харис кызы чакырылган иде. Ул укучыларны үзе эшләгән чордагы хезмәтләр белән таныштырды, киләчәккә файдалы киңәшләрен бирде.

Семинар, барлык эшкә нәтиҗә ясап, түгәрәк өстәл артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев