Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда яшәүче ике кешене космоска җибәрү өчен әзерлиләр

Башкортстанда яшәүче ике кешене космоска очарга әзерли башладылар. Бу хакта Уфаның Орджоникидзе районы администрациясе чыгарган видеороликта Россия Космонавтика федерациясенең Башкортстан төбәк бүлеге директоры Сергей Плюхов хәбәр итте. Бу мәгълүматны «Башинформ»га республиканың Идарә үзәгендә расладылар.

 Очышка егет белән кызны әзерлиләр, аларның исемнәре әлегә хәбәр ителми. «Мин әлегә исемнәрен әйтә алмыйм, аларны космонавтлар отрядына кабул итсеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз. Бу безнең максат», - диде Плюхов. Аның сүзләренчә, әлегә республикада «Буран» программасы буенча махсус әзерлек узган бер космонавт кына бар, ләкин ул космоска оча алмаган.

«Шуннан бирле без Башкортстанның үз космонавты булуын көтәбез», - дип белдерде ул.

Плюхов билгеләп үткәнчә, 2024 елда Башкортстан шулай ук Байконур космодромына һәм Мәскәү космонавтика музеена сәфәрләрне яңартырга планлаштыра. Республикадан соңгы мондый сәфәр 2011 елда булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstanda-yasauce-ike-kesene-kosmoska-ibaru-ocen-azerlilar-5869820

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев