Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бастрыкин Казанда фатирыннан колак каккан алданган пенсионер эшен контрольгә алды

Социаль челтәрләрдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын- кызның шәһәр үзәгендәге фатирыннан колак кагуы һәм мошенниклар аркасында 950 мең сум акчасын югалтуы хакында мәгълүмат чыкты.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын-кызга билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Аферистлар аны төп башына утырткан, нәтиҗәдә ул күрсәтелгән счетка акча күчереп кенә калмаган, ә фатирыннан да колак каккан.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

«Ведомство башлыгы ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше материалларын Россия Тикшерү комитеты органнарына тапшырырга һәм әлеге вазгыять турында доклад ясарга кушты», - дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bastrykin-kazanda-fatirynnan-kolak-kakkan-aldangan-pensioner-esen-kontrolga-aldy-5872359

фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев