- Тапшырудан китмәдем, яңа сезонда да эшләячәкмен, Алла боерса! Беренче чыгарылышта кунак булып катнаштым. Бу роль дә бик ошады, аралашырга, сөйләшергә яратам. Ә инде казанда ризык пешерү үзе бер рәхәт, беренче генә пешерүем түгел. Тапшыруга килгәндә, тамашачыларны шактый күңелле яңалыклар көтә. Беренчедән, яңа студиядә эшләячәкбез. Икенчедән, "Тәмле көрәш" - ул ике катнашучының аш-су осталыгын тикшерү генә түгел, үзара ярыштыру да. Шуңа күрә тапшыруның катнашучыларга төрле өлкәдән сораулар бирү өлеше дә булачак. Башка яңалыклары, үзенчәлекләре турында сөйләсәм, кызыгы калмый. Тиздән барысын да күрерсез! - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Бәйрәмов.


Нет комментариев