Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы закон таләпләрен үтәмәгән сабалылар җа­ваплылыкка тартылачак

Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында Саба шәһәр җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы закон таләпләрен үтәүгә тиешле игътибар җитеп бетмәве ачыкланды. Җирле үзидарәләр кайгыртмаса, кече бизнес үсеш кичерә алмый. Игътибар җитмәве шәһәр җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы кабул ителмәвендә чагыла. Әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек...

Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында Саба шәһәр җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы закон таләпләрен үтәүгә тиешле игътибар җитеп бетмәве ачыкланды. Җирле үзидарәләр кайгыртмаса, кече бизнес үсеш кичерә алмый. Игътибар җитмәве шәһәр җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы кабул ителмәвендә чагыла. Әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булышлык итүне, аерым алганда финанс, мәгълүмати, консультация характерындагы һәм инновацияләр җәлеп итү өлкәсендә ярдәм күрсәтүне, һөнәрчелекне үстерүне күздә тота. Эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы закон таләпләренең үтәлмәве моннан тыш тагын 4 авыл җирлегендә дә ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, әлеге шәһәр һәм авыл җир­лекләре башкарма комитетларында ачыкланган җитешсезлекләрне бете­рү һәм гаеплеләрне дисциплинар җа­ваплылыкка тартуны таләп иткән прокурор тәкъдиме кертелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев