Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотога төшерү законлаштырылды

Хатын кибеттән, иләкме шунда сөзгечме, алып кайтырга кушкан иде. Телефонга төшердем дә, кайсысы кирәк дип ватсабына җибәрдем. Шунда кибетче килеп, миңа кисәтү ясарга маташа. Законнарны беләм мин...

Урамда ишеткәннәрдән.

Әлеге сөйләшүгә мин дә колак салдым. Үземнең дә элегрәк фотога төшерү мәсьәләсендә шикләнебрәк торган бар иде. Бәлки башкалар да шулайдыр. Законны аңлатуны сорап, бу өлкәдә компетентлы белгечкә, Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Саба районында кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультанты Азат Хәлиловка мөрәҗәгать иттек.

–Кибеттә, супермаркетларда фотографиягә чикләүләр элек тә юк иде. Ләкин Законда бу хакта турыдан­-туры берни дә әйтелмәгән иде. Шуңа күрә сатып алучыга мәгълүмат җыюга хокукы барлыгын үз белеменә таянып дәлилләргә туры килде. 2021 елның 1 гыйнварыннан “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Законга кертелгән үзгәрештә исә бу хакта ачыктан­ачык әйтелә: “Кулланучының теләсә нинди мәгълүматны теләсә кайсы чыганактан теләсә нинди формада, шул исәптән товарны фотографияләү юлы белән җыюына хокукын чикләүгә юл куелмый”.

Шулай итеп, сатып алучы супермаркетта объективка эләккән бар әйберне дә фотога төшерә ала. Кибеттәге интерьерны фотога алырга ярамаганлыгын аңлатырга теләгән сатучы нык ялгыша. Кибет – ул режимлы объект түгел һәм аның һәркемнең күзенә ташланып торган эчке күренеше “коммерция сере” була алмый. Кибет хезмәткәре сәүдә залында фотога төшергән кешене күрсә, полиция дә чакыра ала. Әмма бу очракта сатып алучыга фотографның коммерция шпионажы белән шөгыльләнүе турында кире кагылгысыз дәлилләр китерергә кирәк булачак. Бу факт исбатланмаса, полиция чакыручы үзе КоАПның 19.3 нче статьясы нигезендә штрафка тартылырга мөмкин.

– Кибеттәге сатып алучыны фотога төшерергә ярыймы?

– Конкрет кешене фотога төшерер өчен Граждан кодексының 152нче статьясы нигезендә аның рөхсәте сорала. Әгәр кеше кадрга очраклы рәвештә эләксә һәм ул фотода төп объект булмаса, шулай ук сатып алучы фотога һәркем йөри торган җәмәгать урыннарында төшерелсә, аның рөхсәте кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев