Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразова корбан чалдырып, аш үткәрде [+видео]

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың Корбан бәйрәме, гадәттә, гастрольләргә туры килә. Әмма кайда гына булмасын, җырчы ел да Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалдыра. Быел да Гүзәл бу изге эштән читтә калмады.

- Корбан гаете - елга бер генә тапкыр була торган иң зур бәйрәм. Быел ул көнне Башкортстанның Борай районында булдык. Иртән мәчеткә бәйрәм намазына бардык, аннан соң корбан чалдырып, мохтаҗ кешеләргә һәм балалар йортларына өләштек. Кич белән исә Борай районы җитәкчелеген чакырып, зур мәҗлес - аш үткәрдек. Күңелебез рәхәтләнеп, чистарынып калды. Кая гына барсак та, район башлыклары, җирле муллалар әлеге изге эшне башкарып чыгарырга ярдәм итә. Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәсен! - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.


Быел Гүзәл Уразова 13нче сезонга аяк басты. Хәзерге вакытта җырчы яңа программасын Башкортстан тамашачысына тәкъдим итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев