Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова театрлар ачылмаса, билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итте

Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сата башлады, ләкин заллар күп дигәндә яртылаш тулы булачак.

атарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, әгәр театрлар бу көздә ачылмаса, тамашачыларга билет акчасын кире кайтарырга вәгъдә итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Сентябрьгә без билетларны залның яртысына гына сатабыз. Әлегә куркып кына сатабыз. Кайбер спектакльләр август ахырына куелган. Әгәр театрлар ачылмаса, без тамашачыга акчаны кайтарабыз», — диде ведомство башлыгы.

Әюпова сүзләренчә, театрлар өчен бюджеттан тыш керемнәр мөһим, аларның күбесе хезмәткәрләргә түләү өчен тотыла. Әмма көзге спектакльләргә сатылган билетлардан кергән акча әлегә сарыф ителми.

Министр «Алтын битлек» премиясе номинантлары һәм лауреатларының сентябрьдә булачак спектакльләре сериясен игълан итте. Вакыйганың булу-булмавы республикада эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак. Шулай ук финанслау мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак. 

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев