Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иштуганда 47 ел яшәп мондый хәлне күргәнем булмады»

Иштуган эшмәкәре Илфат Әхмәдуллин Рамазан аенда авыл халкын мәчеткә чакырып авыз ачтырды.

     Рамазан аенда ай буе ураза тотсаң, җәннәткә бер адым якынаясың. Ураза тотучыларны чакырып авыз ачтыру да бик саваплы эш санала. Әмма соңгы вакытта шундый бәхәсләр чыкты: ифтар мәҗлесенә ураза тотмаучыларны да чакырырга рөхсәтме? Кайбер дин әһелләре ураза тотучыларга гына авыз ачтырырга кирәк дип тәкрарлый. Ләкин элек-электән, намаз укыса- укымаса да, ураза тотса-тотмаса да, саваплы мәҗлескә барысын да хөрмәтләп чакырырга кирәк дип  әйтеп килделәр. Быелгы Рамазан аенда тагын баш калкытты бу сорау. Безнең җавап бер булды – чакырасы. Чөнки диннән ерак булган кеше дә вәгазь тыңлап, Аллаһка якынаерга, иманы күәтләнергә мөмкин. Безнең авылда да зурлап Ифтар мәҗлесләре оештырылды. Беренчесе клубта булды. Клуб мөдире Гөлнара Гайнетдинова белән аның ярдәмчесе Миләүшә мәдәни тормышта кайнап яшәүче авылдашларын чакырып хөрмәтләделәр. Ит бәлешенә кадәр пешереп алып килгәннәр иде кызлар, бүтәнен әйтмим дә. Икенче ифтар турында язарга сүзләр табып бетерермен микән. Чөнки мин Иштуганда 47 ел яшәп мондый хәлне күргәнем юк иде. Иштуган эшмәкәре Илфат Нургаян улы бөтен авыл халкын җыеп авыз ачтырды. Ризык чыгарырга савыт- сабасына хәтле үзе сатып алган, аш узганнан соң барысын да мәчеткә бүләк итеп калдырды. Табын янында 70 тән артык кеше җыелдык. Табында ниләр генә юк иде, кайбер ризыкларны беренче тапкыр авыз итеп карадык. Иштуган мөселманнарының шулай бергә җыелуын беренче тапкыр күрдем.  Авыз ачканчы мөселман өчен фарыз гамәлләр- намаз, ураза турында вәгазь сөйләдек, Хурҗинан абыстаебыз Коръән укыды. Бу ифтар авыл тарихында күренмәгән хәл булды. Илфатка “Әйдә, мәҗлесне бергә уздырыйк, үзеңә генә авырга килер”- диючеләргә “Миңа Аллаһы Тәгаләм биреп тора, тагын өлеш чыгарыр”, -дип җаваплаган. Нинди мәгънәле сүзләр! Илфатка нинди рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр кебек. Аның терәге - әнисе Вәсимә, бертуганнары Марсель, Илмирга, җәмәгате Тәнзиләгә да савап булсын. Әле бу Ифтар турында авыл халкы озаклап сөйләр. Иң мөһиме кабул булсын, тоткан уразаларыбыз савапка булсын.

Хәлил Мортазин.

Иштуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев