Казанда 3 айлык баласын кыйнаган ир судта соңгы сүз белән чыгыш ясаган
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә 23 яшьлек Евгений Габдрахманов, ул тикшерү фаразы буенча, ул яңа туган сабыен бер генә тапкыр кыйнамаган.
Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып караган, әмма бәләкәчне тынычландыра алмагач, аны кыйный башлаган. Чакыруга килгән табиблар баланы хастаханәгә алып киткән. Кыз баш сөяге - ми җәрәхәте алган, чигә сөякләре сынган, баш миенә зыян килгән. Әтисе сугудан баланың авызындагы имезлеге дә ярылган. Шулай ук тикшерүчеләр фикеренчә, баланың әтисе февральдән июньгә кадәр вакыт аралыгында кызы белән өйдә калганда аны кыйнай торган булган. Баланың шулай ук иңбашы, кабыргалары сынган, башы җәрәхәтләнгән. Габдрахманов үз гаебен таныган. Гаиләсеннән һәм туганнардан гафу үтенгән. Үзенең һәртөрле җәзага әзер булуын әйткән.Суд Евгений Абдрахмановка карата үз карарын 30 ноябрьдә игълан итәчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/29/130460/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев