Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казаннан Новосибирскка очучы самолет бортыннан ике гаугачыны төшереп калдырганнар

Самолетта ир-ат белән хатын-кыз арасында конфликт килеп чыга.

   Казаннан Новосибирскка очучы самолетта ике пассажир гауга оештырган. Аларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәр аэропортта полиция бүлегенә килеп ирешә.

   Хокук саклаучылар ачыклаганча, утырту вакытында сүз конфликты Мәскәү өлкәсенең 34 яшьлек  һәм Новосибирск өлкәсенең 36 яшьлек яшәүчесе арасында булган. Пассажирларның, бортпроводникларның кисәтүләренә һәм һава судносы командирының кисәтүенә җәмәгать тәртибен бозучылар җавап бирмәгән.

    Нәтиҗәдә алар борттан төшерелә һәм Казан аэропортында полиция линия бүлегенең дежур өлешенә китерелә. Хатын-кыз җәмәгать урыннарында исерек хәлдә пәйда булу өчен җавап бирергә тиеш,  ике хокук бозучыга да-вак хулиганлык өчен, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча УТ матбугат хезмәте.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

https://www.evening-kazan.ru/proisshestviya/news/s-borta-samoleta-vyletayushchego-iz-kazani-v-novosibirsk-snyali-dvuh-deboshirov

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев