Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шыңар авылында яшәүче Мәсхүдә Гомәровага 90 яшь тулды

Кече Шыңар авылында яшәүче Мәсхүдә Гомәровага 21 гыйнварда 90 яшь тулды. Сугыш башланганда 14 яшьлек, гаиләдә иң өлкәне булган кыз балага тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Гәүдәсе ныгып та өлгермәгән Мәсхүдә апа да яшьтәшләре белән Туктар авылында урак уруда, урман кисүдә, вагон төяүдә эшли. Әтиләре сугышта һәлак...

Кече Шыңар авылында яшәүче Мәсхүдә Гомәровага 21 гыйнварда 90 яшь тулды. Сугыш башланганда 14 яшьлек, гаиләдә иң өлкәне булган кыз балага тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Гәүдәсе ныгып та өлгермәгән Мәсхүдә апа да яшьтәшләре белән Туктар авылында урак уруда, урман кисүдә, вагон төяүдә эшли. Әтиләре сугышта һәлак булып, биш бала ятим кала. Сугыштан соң озак еллар мәктәптә хезмәт куя. Бүгенге көндә энесе Госман, сеңлесе Бәширә һәм аларның балаларының ярдәме белән гомер кичерә. Тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлап, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев