Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елда төп бурыч – сентябрьдә Болгар ислам академиясендә уку елын башлау – М.Шәймиев

21 майда - Идел Болгарында Исламны рәсми кабул итү көнендә тантаналы рәвештә Ислам академиясенең беренче нигез ташы салынган иде.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә үткәрде. «Татинвестгражданпроект» оешмасы генераль директоры Гадел Хөснетдинов бүгенге көндә ислам академиясе төзелеше яхшы темпларда баруын, барлык эшләрнең график буенча башкарылуын һәм бинаның эчке эшләре буенча детальләрне ачыклар чак җиткәнен хәбәр итте. Ул шулай ук төп дизайн-проектның инде төгәлләнү стадиясендә булуын җиткерде. Киңәшмәдә катнашучылар академиянең ябык ишегалды эчендәге дизайны турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: быел 21 майда - Идел Болгарында Исламны рәсми кабул итү көнендә тантаналы рәвештә Ислам академиясенең беренче нигез ташы салынган иде. Төзелешне 2017елның җәендә тәмалау ниятләнелә.

Шунлыктан Минтимер Шәймиев киләсе елда төп бурыч - сентябрь аенда Болгар ислам академиясендә уку елын уңышлы башлап җибәрү өчен бөтенесен дә башкарып чыгу мөһимлеген билгеләп үтте.

Мунча белән бергә «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенә килгәндә, XIV йөздәге Ак палата - Болгар мунчасы архитектура аналогы булып тора, хәзерге вакытта «Грань» подрядчы оешмасы комплексның эчке бизәкләү эшләрен башкара.

«Архитектор Хәкимова остаханәсе» генераль директоры Анна Хәкимова киңәшмәдә катнашучыларга холлның камилләштерелгән дизайн проектын, кунакханә бүлмәләрен һәм Ак палата аналогында эшләнәчәк SPA-комплексын тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев кунакханәнең эчке ягын эшләгәндә кунакларга уңайлы, матур булсын өчен ел фасыллары үзенчәлекләрен истә тотуны билгеләп үтте.

Киңәшмәдә "Яңарыш" фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова , ТР "Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» директоры Марат Айзатуллин, «Грань» генераль директоры Леонид Анисимов, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм башка рәсми затлар катнашты.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/02/130728/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев