Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирусны җиңдек дигәч тә, ул һаман баш калкыта

Татарстанда узган тәүлек эчендә 36 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Соңгы тәүлектә республикада 36 кеше вирус йоктырган, 15 авыру хастаханәгә озатылган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Кичә 37 кеше авыру йоктырган, ун кеше хастаханәгә озатылган. Аннан алдагы көндә республикада яшәүче 39 кеше коронавирус белән чирләгән булган, 16 пациентны хастаханәгә салганнар.

Шул ук вакытта кичә 27 кеше һәм ике көн элек 56 кеше савыккан, бүгенгә андый хәбәр юк. Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 205019 кеше коронавирус йоктырган. Гомумән алганда, төбәктә бу авырудан 202323 кеше терелгән.

Татарстанда Covid-19 вирусыннан рәсми рәвештә танылган үлүчеләрнең гомуми саны, элеккечә, 2010 кеше. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Гомумән алганда, Россиядә көненә 6389 ковид очрагы расланган. 487 кеше хастаханәләргә озатылган. Шул ук вакытта Россиядә 5509 кеше тулысынча терелгән. 32 кеше инфекция корбаны булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-taulek-ecenda-36-kese-koronavirus-ioktyrgan-5870086

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев