Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ХЕЛЛОУИН УЗАЧАК

2нче ноябрь көнне Казанның Кремль яр буенда Хеллоуин бәйрәме уздырырга телиләр. Кунаклар өчен кабактан фигуралар ясау буенча остаханәләр, кызыклы конкурслар, төрле тематик уеннар уздырачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Бер уенда, мисал өчен, катнашучыларга "убырлы күзләре", " баш мие", һәм "суалчаннар" (камырдан) тотып карарга кирәк булачак. Кремль яр буенда, шулай ук, Граф Дакула йөрәячәк. 

"Бик кызык һәм үтә дә куркыныч булачак!", – дип белдерә оештыручылар. Бәйрәм 2нче ноябрь көнне 16:00-20:00 аралыгында узачак. 

P.S. Бу бәйрәмгә карата төрле фикер йөртүчеләр бар, ә сезнеңчә ничек: бу – безгә хас бәйрәмме? Аны оештыруга мөнәсәбәтегез нинди?

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев