Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукуруз – сыерларга «попкорн»

Районыбыз игенчеләре Җиңү язын кырда каршылый

  Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бөртеклеләрне чәчүне тәмамлап, техниканы кукуруз игү мәйданнарына  күчерделәр. Күпчелек аграрийлар әлеге  культурага 15-17 процент мәйдан бирә һәм мул уңыш алу өчен тиешле тәрбияләү чаралары  күрә. “Шытсу”  авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә кукуруз 600 гектарда  үстерелә. Эшне 272 гектарлы  басудан башлаганнар. Иң элек механизаторлар Зөлфәт Мәннанов һәм Флюр Гомәров “Т-150” тракторларына тагылган КПС-4” агрегатлары белән туфракны культивациялиләр һәм шул  ук  вакытта  гектарына  5  центнердан аммиак суы кертәләр.

Үсемлекләрне тукландыру өчен иӊ җайлы ашламаны Җәүдәт Хәбибуллин 10 тонналы цистерна белән китерә. Аммиак  янына противогаз  киеп кенә якын  килеп була. Ул  яктан тракторчы  барлык  саклык  чараларын   күрә.  Кукурузны “СПП-8”, “УПС” агрегатлары белән “МТЗ” тракторларында Фәнис Шакиров, Алмаз Тимергалиев чәчә. Эш темпы көнгә 30-32 гектар тәшкил итә.

“Үзем Айдар авылыннан. Иртәнге 6ларга Шытсуга  килеп  җитәм. Стажым 30 ел, тракторыма 15  яшь. Бик саклап тотам, вакытында уход үткәрсәң, техника  ватылмый. Ел әйләнә эштә буласың. Кукурузның рәт арасын эшкәртәм, печән,  салам ташыйм, уҗым тырмалыйм, кышын фермада кайнашам”,– ди тәҗрибәле  механизатор.

Кырчыларга булышырга Саба аграр көллияте студентлары Илназ Якупов белән Илсаф Дәүләтшин да   килгән. Егетләр Ринат Кәлимуллин “ЗИЛ-130”  машинасында ки­тергән симәнә-ашламаны чәч­кечләргә салып торалар. Әнә шулай, малларга  кышка тук­лыклы  әзерләүдә булачак  механикларның да  өле­ше  керә.

 “Туфракка кертелгән аммиак очып өлгермичә, максималь файда  китерсенгә, берьюлы  ике чәчү агрегаты чыгардык. “Дарина”, “Агата”, “Вилора”, “Каскад” сортлы орлыклар чәчәбез. ФАО квалификациясе буенча алар төрле  вакытта  өлгерә. Кукурузны  җыйнар  вакыт  җиткәч, бу шулай ук  мөһим шартка әйләнә. Былтыр кукуруздан 300әр центнер уңыш  алынды. Аерым  участоклар ике тапкыр  күбрәк  масса  бирде. Быел күрсәткечләр югары булсынга симәнә белән  бергә гектарына 1,5 центнер исәбеннән   азофоска да кертелә”, – дип  сөйли хуҗалыкның баш агрономы  Рөстәм Шәрәфиев. 

Ху­җалыкта кукуруз  чәчүне кыска  агротехник  срокларда тә­мамлау  максаты  куелган. Иген­челәр  бәйрәм көннәрендә дә кырда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев