ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә алда торган ялларга кабат ачыклык кертә.
РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшләми торган бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2016 елда 2 гыйнвардагы ял көне 3 май - сишәмбегә күчерелде.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көннәре якшәмбегә туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан, 1 май якшәмбе ялы - 2 май дүшәмбегә күчә.
Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасында 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 май ял көннәре булачак.


Нет комментариев