Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов укучыларның 10-11 сыйныфларга күчүе чикләнмәскә тиешлеген искәртте

Татарстан Президенты тәрбия эшен камилләштерү буенча тиешле чаралар күрергә кушты.

Кайбер мәктәпләрдә укучыларга 10-11 сыйныфларга күчеп, укуын дәвам итү мөмкинлеген чикләү очраклары күзәтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасы белән мөрәҗәгатендә шулай дип әйтте. “Теләге булган һәр укучыга тулы урта белем алу мөмкинлеге бирелергә тиеш”, - диде ул.

“Чынлыкта исә бу – начар укучыларны мәктәптән җибәрү хисабына үз рейтингларын күтәрергә омтылу”, - диде Президент.

Аның сүзләренчә, әле һаман да аерым территорияләр һәм мәктәпләр арасында белем бирү сыйфаты ягыннан шактый аерма саклана.
“Белем бирүнең сыйфатын яхшырту – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп бурычы. Әлеге тармакның һәр буыны бу бурычны хәл итүгә юнәлтелергә тиеш”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов тәрбия темасына тукталды. “Кызганыч, бу өлкәдә без җитәрлек эш алып бармыйбыз. Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны вакытында ачыклауда бу аеруча нык сизелә”, - дип әйтте.

“Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, педагогик берләшмәләр һәм ата-аналар комитетлары белән берлектә, тәрбия эшен камилләштерү буенча тиешле чаралар күрүне йөклим. Укытучыларның, аеруча сыйныф җитәкчеләренең рухи кыйммәтләрне бала аңына сеңдерүе – аның шәхес буларак формалашуына нигез булып тора”, - ди Президент.

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев