Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә беренче тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальнең гала-концерты узды

Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле артистлары танылган җырчы репертуарындагы композицияләрне башкарды.

Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Әлфия Авзалованың кызы – Зөлфия Нигъмәтҗанова катнашында ачылды.

Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчыларның иҗаты ярдәмендә халыкның рухи кыйммәтләре саклануын искәртте.

«Залда яшьләрнең күп булуы куандыра. Алар башка заманда туып үсүгә дә карамастан, легендар җырчының иҗаты берничә буын өчен чын татар җыры символы булып тора», - дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.

Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле артистлары танылган җырчы репертуарындагы композицияләрне башкарды.

Концерт легендар җырчы – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованың чыгышы белән төгәлләнде. Ул Мәскәү тамашачыларына, бу юлы инде экраннан, үзенең үлмәс җырларын бүләк итте.

 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев