Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Нырты” хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда беренчелектә [хисап-сайлау җыелышыннан фотолар]

"Нырты" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда беренче урында. Моның сере бик гади - белгечләр иртәнге нәрәтне конторада түгел, фермада ала. Ел әйләнә шулай эшлиләр икән биредә. Мисалга, агроном, кайсы төр культура сөтне арттырасын белми торып, ни чәчәсен планлаштыра алмый, ди җитәкче. Быел, мәсәлән, сөтне арттыручы донник үләнен көздән 260 гектарда...

"Нырты" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда беренче урында. Моның сере бик гади - белгечләр иртәнге нәрәтне конторада түгел, фермада ала. Ел әйләнә шулай эшлиләр икән биредә. Мисалга, агроном, кайсы төр культура сөтне арттырасын белми торып, ни чәчәсен планлаштыра алмый, ди җитәкче. Быел, мәсәлән, сөтне арттыручы донник үләнен көздән 260 гектарда чәчеп калдырганнар. Моңа кадәр ул 60-70 гектарда гына үстерелгән. Билгеле, нәрәттә фикерләшер, уртага салып сөйләшер сүзләр күп. Белгечләр дә юкка гына терлекчелек торакларына беркетелмәгән. Терлекчекләр белән берлектә алар да, торакларның чисталыгы, сыерларның продуктлылыгы өчен җаваплы.

-Мин Арташ бүлекчәсендәге аскы торакка билгеләнгән. Ай саен нәтиҗә ясыйбыз. Әгәр сөт җитештерү кими икән, ул айда минем дә хезмәт хакым ким булачак, - дип аңлата икътисадчы Илдария Вәлиева. Башка белгечләр белән дә шулай ук. Ә кемнең аз хезмәт хакы аласы килсен?!

Тулырак "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев