Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рәсми рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Күбебезгә шәхси документ күрсәтәсе булганда, "Праваң булса да юкмы соң?" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рәсми рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Россиянең иҗтимагый инициативалар оешмасы күтәреп чыккан. Машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар бар. РФ...

Күбебезгә шәхси документ күрсәтәсе булганда, "Праваң булса да юкмы соң?" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рәсми рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Россиянең иҗтимагый инициативалар оешмасы күтәреп чыккан. Машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар бар. РФ Югары суды әле 2007 елда ук праваны гражданинның шәхесен һәм яшен раслаучы бөтен билгеләргә ия документ дип таныды, шулай булгач, ул документ та паспорт белән бер дәрәҗәдә йөрергә хаклы. Бөтен хикмәт праваның йөртергә уңайлы булуында, ул кечкенә форматта, шуңа күрә урынны аз ала. Инициатива Дәүләт Думасында да хуплау тапкан. Әйтергә кирәк, правалар әкренләп яңа "территорияләр"не яулап баралар. Моннан берәр ай чамасы элек РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кибетләрдән исерткеч эчемлекләр алганда паспорт урынына машина йөртү таныклыгы күрсәтүне рөхсәт итте. Бу тәртип 2017 елның мартыннан гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев