Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин медицина күрсәтмәләреннән башка җенесне үзгәртүне тыю турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә җенесне үзгәртүне тыю турында закон имзалады. Хәзер ул тиешле медицина күрсәтмәләре булганда гына рөхсәт ителәчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Үзгәрешләр гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы законга һәм РФ Гаилә кодексына кертелә. Кодексның 16 нчы маддәсе ир белән хатынның берсе җенесен үзгәрткән очракта аларның никахлары гамәлдән чыгарылачагы турындагы пункт белән тулыландырылган. Моннан тыш, җенесен үзгәрткән гражданнарга балаларны уллыкка(кызлыкка) алуны тыячаклар.

Закон тумыштан килгән аномалияләрне, үсеш кимчелекләрен, шулай ук балаларда җенси органнар формалашуның бозылуы белән бәйле генетик һәм эндокрин авыруларны дәвалауга кагылмый.

Мондый чаралар турында карарны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында комиссияләр кабул итәчәк.

Закон басылып чыккан көннән үз көченә керә, әмма тыю турындагы закон үз көченә кергән көнгә кадәр җенесен үзгәрткән гражданнарга аның нормалары кагылмаячак.

Исегезгә төшерәбез, 14 июльдә Дәүләт Думасы җенесне үзгәртүне тыю турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин АКШны «антипример» дип әйтте, соңгы 10 елда анда җенесне үзгәртү буенча операцияләр саны 50 тапкыр артуын искәртте.

https://ru.freepik.com/

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-medicina-kursatmalarennan-baska-enesne-uzgartune-tyyu-turynda-zakon-imzalady-5874100

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев