Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин тәкъдим иткән күпбалалы гаиләләргә күчемсез милеккә ташлама Татарстанда гамәлдә

Казанда, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында күпбалалы гаиләләр күчемсез милеккә салым ташламаларыннан файдалана ала.

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән күпбалалы гаиләләр өчен күчемсез милеккә салым ташламалары Казанда, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында инде гамәлдә. «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Казанда әлеге ташлама берничә ел гамәлдә инде. Күпбалалы гаиләләр ел саен Федераль салым хезмәтенә барып гариза тапшырды һәм алар бер күчемсез милек объектына бөтенләй салым түләми», - дип ачыклык кертте Кузнецов.

Ул республикада күпбалалы гаиләләр өчен салым ташламалары мәсьәләсе белән инде күптәннән шөгыльләнүләрен искәртте. Шуңа да карамастан, оешмада мондый карарларның дөнья күрүенә һәм күпбалалы гаиләләрнең өстәмә түләүләрдән азат ителүенә сөенәләр.

Артем Кузнецов «балалар никадәр күбрәк булса – салымнар шулкадәр азрак» дигән гыйбарәнең дөрес һәм яхшы идея булуын билгеләп үтте.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев