Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз укучылары Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булдылар

9-15нче апрель көннәрендә Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогия университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

  Безнең районнан  олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары  (җитәкчеләре Ленар Вафин ) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. 11нче сыйныф укучысы Айзат Фатхрахманов,  9нчы сыйныф укучысы Ләйлә Мөхәмәтшина, 10нчы сыйныф укучылары  Зөлфәт Хәнипов, Илнур Сабиров, 8Б сыйныф укучысы Язилә Латыйпова   призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев