Райондашларыбыздан сораштыру:сыерчык оялары ясадыгызмы әле?
Рамил Хәлилов, Сабабаш төп мәктәбе технология укытучысы: -Безнең укучыларның күбесенең әти-әнисе урман хуҗалыгында эшли. Сыерчык ясау өчен күбрәк урманчылык эшеннән калган яраксыз, эчке ягы черегән түгәрәк формадагы юкә агачларын кулланабыз. Мәктәп тирәсендә 30лап сыерчык оясы бар. Үзебездән артканын юл буендагы полосадагы агачларга да эләбез. Балалар белән бергәләп кошларны каршы алу...
Рамил Хәлилов, Сабабаш төп мәктәбе технология укытучысы:
-Безнең укучыларның күбесенең әти-әнисе урман хуҗалыгында эшли. Сыерчык ясау өчен күбрәк урманчылык эшеннән калган яраксыз, эчке ягы черегән түгәрәк формадагы юкә агачларын кулланабыз. Мәктәп тирәсендә 30лап сыерчык оясы бар. Үзебездән артканын юл буендагы полосадагы агачларга да эләбез. Балалар белән бергәләп кошларны каршы алу бик күңелле мәшәкать. Бердән, кошлар "өй"ле була, икенчедән укучылар белән бергәләп эшләгәндә балаларда да кошларга карата кайгырту, ярату хисләре тәрбияләнә. Кош ояларын ясап элдең дә, сыерчыклар оя корды түгел. Карап, күзәтеп торабыз. Сыерчыклар уңай мохитне тиз тоя. Оя артык якты яки лакланган булса да ошатып бетермиләр.
Рафис Мөбарәкҗәнов, Юлбат мәктәбе технология укытучысы:
-Кошлар һәрчак безнең күз уңында. Ашарга ризыклары булмаса кыш көне 10 песнәкнең 8е һәлак була икән. Шулай булгач, кошларга безнең ярдәм бик кирәк. Кыш көне җимлекләр ясап куйган идек. Нык булсынга, аларны калайдан эшлибез. Язга чыккач җимлекләрне алып, чистартып куябыз. Мәктәп биләмәсендә 27ләп сыерчык оясы бар. Кошлар кайтканчы аларны чистартабыз, яңартабыз. Хезмәт дәресендә яңаларын да ясыйбыз. Кошларга ярдәм йөзеннән башлангыч сыйныф балалары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә акция уздырабыз. Ике елга бер тапкыр әлеге акция кысаларында балалар өйдә әтиләре белән ясаган кош ояларын алып киләләр. Андый очракта бигрәк тә күңелле. Укучылар үзләре алып килгән ояга кошлар килүен зарыгып көтә (фото). Бер елны кош оясы белән кызыклы хәл булды. Ясаган оябызның тишеге кечкенәрәк булган. Сыерчыклар киләләр дә, ояга керә алмый кире китәләр. Бервакыт ни күрик, ояның авызын тукран "тукылдатып" утыра. Шулай итеп, тукран ояны рәтләп бирде. Озак көттермәде, сыерчыклар да килде. Үз йортыбыз янында да 7 кош оясы бар.
Зәмирә Сәмигуллина сорашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев