Татьянаны күпләр 1990 елларда "Гамма- ТАН" Казан командасында уйнаган вакытыннан белә. Соңрак ул Украинаның «Борисфен» , «Динамо», Тольяттиның "Лада" командасы составында уйный. Пермьнең «Звезда -2005» төркеме составында чагында, өч тапкыр Россия чемпионы исемен ала, Россия Кубогына ия була.
Татьяна Репейкина бер ел элек спорттан китәргә карар кылган. Спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән якташыбыз Казанда балаларны футбол уйнау серләренә өйрәткән, "Мирас" спорт мәктәбендә спорт буенча дәресләр алып барган.
Гөлнара Татьянаны кечкенәдән белә. Алар икесе дә Лаешта балалар йортында тәрбияләнгәннәр. Шуннан бирле аерылмас якын дуслар.
- Таняның температурасы югары булды, ул салкын тиеп авырды. Грипп булдымы, кискен тын юллары вируслы инфекциясеме - төгәл генә әйтә алмыйм. Ул хастаханәгә бармады. Авыруны аяк өстендә уздырды. Гриппка каршы прививка да ясатмаган иде. Шулай күмпедер йөргәннән соң, хәле бөтенләй начарланды. Мин куркып, ашыгыч ярдәм хезмәте чакырттым. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Татьяна бер атна реанимациядә ятты. Ике яклап үпкәсе ялкынсынган иде. Кызганыч, авыруны җиңә алмый, дустым арабыздан китеп барды,- диде Гөлнара Юнисова "ШК" га.
Татьянага патологик анотомия бүлегеннән бирелгән кәгазьдә дә үлеменең сәбәбен "ике яклы үпкә ялкынсынуы" (двусторонняя пневмония) дип язганнар.
Татьяна Репейкинаны Лаешта җирләделәр.
Нет комментариев