Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты шәһәр читендә яшәүчеләр өчен дә парк-скверлар булдырырга кушты

Владимир Путин шәһәр мохитен формалаштыруда халык үзе дә катнашырга тиешлеген ассызыклады.

Россия Президенты Владимир Путин шәһәр читендә яшәүчеләр өчен дә җәмәгать киңлекләре, парк-скверлар булдыру кирәклеген әйтте. Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында ул төбәкләр башлыкларының игътибарын шушы мәсьәләгә юнәлтте.

“Хәтта иң уңышлы зур мегаполисларда да кайвакыт шәһәр читендә яшәүчеләр турында оныталар. Әйдәгез, бу проблемага кайтыйк. Җәмәгать киңлекләрен эшләү әллә ни кыйбат та түгел бит. Мондый районнар инфраструктура белән генә түгел, заманча җәмәгать киңлекләре белән дә тәэмин ителергә тиеш”, - диде Илбашы.

Ул бу эшкә яшь коллективларны, белгечләрне дә җәлеп итү кирәклеген әйтте. “Махсус югары уку йортлары, яшь архитекторлар да үзләреннән тәкъдимнәрен кертергә әзер. Ләкин иң мөһиме: шәһәр мохитен формалаштыруда халык үзе дә катнашырга тиеш. Шәһәр-бистәләрнең нинди булуын кешеләргә дә ышанып тапшырырга кирәк”, - диде.

Президент әйтүенчә, кеше күбрәк булган саен фикер-тәкъдимнәре дә күбрәк, шуңа күрә бу процесс озакка да сузылырга тиеш түгел. “Ләкин халык башлангыч этапта җәлеп ителсә, бу файдага гына булачак. Аннары мөнәсәбәт тә икенче булачак, кешеләр үзләренең өлеш кертүен тойса, сакчыл карап, кадерләп тотачаклар. Рәхмәтле дә булачаклар”, - диде.

Владимир Путин алты ел эчендә 30 меңнән артык җәмәгать киңлекләре – парк, скверлар, сулыклар яр буйлары яңартылачагын әйтте. “Бу әһәмиятле юнәлеш. Бу эштә иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә, шул исәптән Мәскәү, Казан һәм Дөнья чемпионаты кабул иткән башка шәһәрләр тәҗрибәләренә таянырга кирәк”, - диде.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев