Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә балаларга циркларга баруны тыярга тәкъдим иттеләр

Циркта хайваннарга карата каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин, дип белдергән депутат Владимир Петров.

Россиядә 18 яше тулмаган балаларга циркка баруны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллаган Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петровка сылтама белән RT хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, дөньяда хайваннар һәм кыргый җәнлекләр белән эш итүдә гуманизация бара. Ә Россиядә циркта хайваннарга карата дәвам иткән каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин, дип өстәгән Петров.

“Шунлыктан күңел ачу циркларына дәүләт ярдәмен шактый киметүне һәм бу өлкәдә дәүләт концепциясен яңадан каравыгызны сорыйм”, - диелгән мөрәҗәгатьтә. 

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев