Рөстәм Миңнеханов республиканың электрон мактау тактасын гамәлгә куйды
Электрон мактау тактасы үз һөнәренә һәм республикага тугрылыгын эш белән исбатлаган һәркемнең осталыгын һәм хезмәт сөючәнлеген тану символы булачак!
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың электрон мактау тактасын гамәлгә куйды. Тиешле указга 1 майда, Яз һәм хезмәт көнендә кул куелды. Бу адым Татарстан халкының һөнәри уңышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тануга һәм аларның төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләрен хуплауга юнәлдерелгән. Максат-гражданнарның казанышларын һәм аларның туган республика хакына хезмәткә намуслы мөнәсәбәтен тану.
Кандидатларны ничек сайлап алалар? Тәкъдимнәрне оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт һәм җирле хакимият органнары вәкилләре кертәчәк. Бүген Татарстан икътисадының һәм социаль өлкәсенең төрле тармакларында 2 миллионнан артык кеше эшли. Электрон мактау тактасы үз һөнәренә һәм республикага тугрылыгын эш белән исбатлаган һәркемнең осталыгын һәм хезмәт сөючәнлеген тану символы булачак!
Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев