Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Сосновка шәһәрендә пленэрда катнашты
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Сосновка шәһәрендә пленэрда катнашты

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә сәнгать һәм рәсем мәктәбе укытучылары өчен "Пленэрда пастель белән эшләү" дигән мастер-класс узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы сәнгать бүлеге укытучылары Сафина Р .К. һәм Мифтахова Ф. И. катнаштылар. Укытучылар Нократ Аланы рәсем мәктәбендә җыелышканнан соң Сосновка шәһәренә юнәлделәр, анда пленэр эшләре һәм этюдлар белән таныштылар. Мастер-класс Сосновка шәһәре табигатендә узды. Чара иҗади, дустанә атмосферада үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев