Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада роллерлы чаңгыда узыштылар

Сабада роллерлы чаңгыда район тарихында беренче тапкыр уздырылган ярышларда укучылар һәм өлкәннәр катнашты.

2003 елгылар һәм алардан яшьрәкләр арасында беренчелекне кызлардан Сабина Хәбирова, малайлар арасында Салават Хәсәншин (Саба), 2002 елгылар һәм өлкәнрәкләр (18 яшькә кадәр) төркемендә Снежана Судакова һәм Рамил Шакиров (икесе дә Шәмәрдән) алды. Язилә Галләметдинова (Шәмәрдән) - 18-30, Руслан Миңнегулов - 18-35, Олеся Хәбирова - 31 яшьтән өлкәнрәкләр, Ильяс Шиабетдинов (Саба) - 36-40, Илгизәр Сазгетдинов (Казан) 51 яшьәтән өлкәнрәкләр арасында җиңүче булдылар.

Катнаш эстафетаны Сабина Хәбирова, Диләрә Нуриева, Айзат Фәйзерахманов составындагы "Саба-3", олылар арасында Язилә Галләметдинова, Әмин Миңнегулов, Рамил Хуҗин составындагы "Саба-8" командасы отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев