Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада сатуда булган машина тәрәзәләрен юу өчен кулланылучы сыекчада метил спиртының нормадан 294 тапкырга артык булуын күрсәтте

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең республика идарәсенең территориаль бүлеге белгече тарафыннан "Тулпар" җәмгыяте "Илфани" кибетендә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде. Мондый чаралар Иркутск шәһәрендә "Боярышник" сыекчасы эчеп 80нән артык кеше агулангач уздырыла башлады. Тикшерү барышында сатуда автотранспорт тәрәзәләрен юу өчен кулланылучы "Капелька" минус 30С"...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең республика идарәсенең территориаль бүлеге белгече тарафыннан "Тулпар" җәмгыяте "Илфани" кибетендә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде. Мондый чаралар Иркутск шәһәрендә "Боярышник" сыекчасы эчеп 80нән артык кеше агулангач уздырыла башлады. Тикшерү барышында сатуда автотранспорт тәрәзәләрен юу өчен кулланылучы "Капелька" минус 30С" сыекчасы барлыгы ачыкланды. Туңмый торган сыеклык тутырылган 5 литрлы савытның этикеткасында язылганча, продукция Владимир шәһәрендәге "Эко-технология" җәмгыятендә эшләнгән. Товар документы аның сатуга Казандагы шәхси предприятие тарафыннан китерелүен күрсәтә. "Капелька" минус 30 С" составын лаборатор-инструменталь ачыклау өчен үткәрелгән тикшерү вакытында сыекчадагы метил спиртының (метанол) тиешле нормадан 294 тапкыр артык булуын күрсәтте. Планнан тыш көтмәгәндә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43нче статьясына (2нче бүлек) беркетмә төзелде һәм барысы 50 савыт сыекчаның (5 литрлы, бәясе 2500 сум) утильләштерелергә тиешлеге турында күрсәтмә бирелде.

Язылганнардан чыгып, Роспотребназдор Россиянең баш дәүләт табибы карары (11.07.2007, №47) нигезендә автотранспорт чараларын юу өчен чыгарылган сыекчаларга метил спирты кушу һәм аларны халыкка сату тыелганлыгы турында кисәтә. Шуны истә тотарга кирәк: хәзерге тәрәзә (пыяла) югычларда ацетонны хәтерләткән зәһәр исле изопропил спирты кулланыла. Ә метил спиртының исе борынга артык бәрми һәм этил (азык) спиртыннан әллә ни аерылып тормый. Чагыштырмача арзан һәм пыяланы яхшы чистарта. Әмма метил спирты (метанол) организмда акрынлап туплана торган көчле агу, ул нерв, кан тамырлары системасына, күз нервларына, челтәренә тискәре тәэсир итә.

Кулланучыларга киңәш шул: тәрәзә юу сыеклыклары сатып алганда этикеткасындагы мәгълүматларга, бигрәк тә составына нык игътибар итегез, эшләгәндә саклык чаралары күрегез. Кулланучының товар имин­легенә хокукы кагылгысыз. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе составында спирт булган, эчәргә яраксыз продукция мәсьәләcен җитди контрольдә тота, составында этил спирты 25 проценттан артык тәшкил иткән товарларга мониторинг уздырыла.

Гөлназ Гарифуллина,

бүлек начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев