Шәмәрдән әтиләре балаларны ничек тәрбияли?
Яңалыклар

Шәмәрдән әтиләре балаларны ничек тәрбияли?

Балалар бакчасында оештырылган чарада тәрбиячеләр әтиләр белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләделәр

«Салават күпере» балалар бакчасы базасында 2025-2026 уку елына ата-аналарга белем бирү программасын гамәлгә ашыру чаралары планын тормышка ашыру кысаларында, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен «Әтиләр хезмәттә: баланы тәрбияләүдә әтинең роле» темасына мөһим чара үткәрелде. Чара аталарның бала шәхесен үстерүгә керткән өлешләрен анализлауга, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салуга һәм эмоциональ бәйләнешнең мөһимлегенә багышланган иде. Педагог-психолог Л. Нигъмәтуллина  һәм тәрбияче Г.Афанасьева ата-аналарга балалар белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә, үзара аңлашырга өйрәнергә ярдәм итәргә тырыштылар.


Нет комментариев