Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөткә бәя ник төшкән?

Гыйнвар-февраль айлары өчен сөт җитештерүчеләргә 1,2 миллиард сумлык субсидия бирелгән

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, 2023 елның гыйнвар-февраль ае өчен сөт җитештерүчеләргә субсидияләр бирелгән.

«Март ахырында гыйнвар-февраль аена субсидияләр бирелде.1 килограмм сөткә 5 сум 83 тиен булды, барысы 1 миллиард 279 миллион сум бирелде», – диде ул Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта. 

Министр урынбасары елның беренче кварталында чимал сөткә бәя кимүен искәртте. 

«Март аенда 132 мең тонна сөт сатып (узган елдан 16мең тоннага күбрәк), 2022 ел белән чагыштырганда 205 миллион сумга әзрәк керем алынды. Соңгы ике елда сөткә бәяләр бик әйбәт иде. Соңгы айларда сөткә бәя төшүгә карап, сыер башын киметергә тиеш түгелбез», – диде ул.

Ул бүгенге көндә 15,5 мең баш сыерга исәпләнгән 22 инвестиция проектының төрле этапта булуын искәртте. Аның сүзләренчә, сөт бәясе төшүдән планлаштырылган инвестицияләрнең кимү куркынычы барлыкка килә. Ул сөтчелек темасына Татарстанның 5 зонасында җыелышлар булачагын әйтте

Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Денис Пирогов 2018 елда охшаш вазгыять булуын искә алды. 

«Сөт җитештерүчеләр 1 килограмм сөткә өстәмә субсидияләр белән ярдәм күрсәтүне сорый. 2018 елда охшаш хәл булды. Ул вакытта республика ярдәм күрсәтте», – диде ул. 

Бәя төшүгә китергән тагын бер фактор итеп ул базарга басым ясаган коры сөтнең артык күп булуын әйтте. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gyinvar-fevral-ailary-ocen-sot-itesterucelarga-12-milliard-sumlyk-subsidiya-birelgan-5869595

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев