Татарстан игенчеләре яңа ашлык уңышының икенче миллион тоннасын җыйдылар
Яңалыклар

Татарстан игенчеләре яңа ашлык уңышының икенче миллион тоннасын җыйдылар

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34 %ын тәшкил итә.

Бүгенге көнгә республикада 2 млн. 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 110 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында Тәтеш районы - 97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 91,9 мең тонна.

Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданның яртысы диярлек җыеп алынган. Әлки районында бөртекле культуралар барлык мәйданның 49 %ында суктырылган, Буа районында - 46%, Нурлат һәм Апас районнарында 44 % мәйданда суктырылган. Иң югары уңыш Зәй районында - бүгенге көнгә ул 61,3 ц/га тәшкил итә. бу күрсәткеч буенча алдынгылар арасында шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданда җыелган булган, 550 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 32,7 ц/га.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru


Нет комментариев