Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә ел башыннан 41 бавыр күчереп утыртканнар

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы клиник хастаханәсе югары технологияле медицина ярдәменең яңа күрсәткечләренә иреште: биредә 41 пациентка бавыр күчереп утырту уңышлы гамәлгә ашырылды. Бу сан учреждение тарихында моңарчы күрелмәгән темпларны һәм органнар трансплантациясе өлкәсендәге эксперт дәрәҗәсен раслый, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

   Республика клиник хастаханәсендә бавыр трансплантациясе программасы 2018 елдан бирле актив үсештә. Әгәр элек мондый операцияләрне елына бер тапкыр үткәрсәләр, 2025 елда табиблар инде 70 күчереп утырту башкарган.

  2026 ел башыннан республика клиник хастаханәсе белгечләре 41 бавыр трансплантациясе уздырган. Татарстанда шулай ук цирроз белән авыручы пациентларга ярдәм итү программасы эшли, ул авыруларны иртә ачыклауга һәм үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: Татмедиа

Фото: Татмедиа 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев