Татарстанда бухгалтер ел дәвамында мошенникларга 1 млн сумнан артык акча күчергән
Аферистлар хезмәткәрне өстәмә керем алачаксың дип ышандырган
Лаеш районында бер фирманың бухгалтеры бер елга якын мошенникларга акча күчереп торган, нәтиҗәдә аларга 1 145 000 сум җибәрелгән.
Вакыйга узган җәйдә башланды, анда яшәүчегә өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән шалтыратулар килә башлады, дип уртаклаша Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Зыян күрүченең «подработкасы» сыйфатында акчаларны билгеле бер счетларга һәм абонент номерларына «процент арту» хисабына күчерергә тәкъдим иткәннәр, һәм ул шулай эшләгән дә. Әмма вәгъдә ителгән акчалар булмый, шуннан соң хезмәткәр полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклаучылар ачыклаганча, мошенникларның номерлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калуга өлкәсендә һәм Төньяк Осетиядә теркәлгән. Җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр министрлыгында татарстанлыларга чит кешеләр белән кертемнәр һәм инвестицияләр, шулай ук башка финанс мәсьәләләре турында сөйләшергә ярамый, дип искәртәләр!
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев